Теләче Информ

Татарстанда банк карталары белән бәйле алдау очраклары арткан

Мошенникларга карта мәгълүматларын, пин–кодны әйтүчеләр арасында яшьләр күп, ди Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

Эчке эшләр министрлыгы банк карталары белән бәйле булган мошенниклыкның артуын искәртә. Мошенникларга карта мәгълүматларын, пин–кодны әйтүчеләр арасында яшьләр күп. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре Раил Куряков.

"Мошенниклар халыкка банк карталары блокировкалануы турындагы смс-хәбәр җибәрә. Бу мәсьәләне хәл итү өчен үзен банк хезмәткәре буларак таныштыра һәм түләү картасының реквизитларын сорый. Нәтиҗәдә карта хуҗасы акчаларын күчерә яки мошенник өчен мобиль банк тоташтыра", - диде ул.

Татарстанда банк картасыннан акча урлауның 530 очрагы теркәлгән. Мошенникларга карта мәгълүматларын, пин–кодны әйтүчеләр арасында яшьләр күп.

Реклама

 

Раил Куряков банк картасы турында мәгълүматны башкаларга хәбәр итмәскә киңәш итә. 

Фото: архив/Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: