Татарстанда көчле буран көтелә
Бүген Татарстанда кар һәм буран көтелә. Юлларда күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, җил секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -4..-9 градус, ә көндез -2..-7 градус була.
Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булсагыз иде! Бозлавык вакытында машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктап калудан баш тартырга кирәк. Җәяүлеләргә юлларны чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска, кирәк булган очракта транспорт агымына таба хәрәкәт итәргә һәм ерактан күренә торган жилет яки яктылыкны кире кайтара торган кием элементларын кулланырга киңәш ителә.
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев