Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда медицина хезмәткәрләре җитмәү күзәтелә

Аналитиклар хезмәт базарында медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗны билгеләделәр һәм эш бирүчеләрнең нинди хезмәт хакы тәкъдим итүен ачыкладылар.

Татарстанда медицина хезмәткәрләренә кытлык күзәтелә – бер вакансиягә ике кеше туры килә, норма буенча 5-6 дәгъва итүче булырга тиеш. Бу хакта «HeadHunter Поволжье» матбугат хезмәте җитәкчесе Александра Севостьянова хәбәр итә.

«Хәзер Татарстанда медицина өлкәсендә бер урынга нибары 2 кеше туры килә. Бу кадрларга кытлык зур дигән сүз, чөнки вакансияләр буенча 5-6 резюме нормаль санала», - дип хәбәр итте Севостьянова.

Аналитиклар Татарстан Республикасында кече һәм урта медицина персоналына «Медицина, фармацевтика» өлкәсенә 12 процент вакансия туры килүен билгеләделәр.

 

Платформа мәгълүматларына караганда, эш бирүчеләр шәфкать туташларына һәм медицина хезмәткәрләренә уртача 25 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итә. Хезмәткәрләрнең 50 процентының медицина өлкәсендә эш тәҗрибәсе 6 елдан артык, 28 проценты сменалы графикны хуплый.

Фото: https://pixabay.com | DarkoStojanovic

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев