Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда яхшы “пиарчы”га ай саен 300 мең сум түләргә әзерләр

Татарстанда PR юнәлеше иң популяр өлкәләр унлыгына керә.

HeadHunter экспертлары якындагы көннәрдә билгеләп үтеләчәк PR- белгеч көненә Татарстанда PR юнәлешенә анализ ясадылар. Бу елның иң кыйммәтле тәкъдиме 300 мең сум оклад белән PR-менеджер вакансиясе булган.

Татарстанда PR юнәлеше иң популяр өлкәләр унлыгына керә. Соңгы елда республиканың эш белән тәэмин итүчеләре PR белгечләре һәм маркетинг өчен 9 мең вакансия урнаштырганнар. Бу өлкәдә үсеш 30 процент диярлек тәшкил иткән.

Бу һөнәр буенча эш эзләүчеләр нигездә хатын-кызлар. Бары тик ир-атларның 20 проценты гына бу өлкәдә эшләргә әзер.

 

Эш тәкъдим итүчеләрнең 68 проценты 1 елдан алып 3 елга кадәр тәҗрибәсе булган кандидатлар эзли. Таләпләрне хезмәт хакы аклый: урнаштырылган вакансияләрнең яртысыннан күбе 25 мең сумнан артык оклад тәкъдим итә. Бу сумма әлеге өлкәдә эш эзләүчеләрне канәгатьләндерә, 44 проценты шундый хезмәт хакына өметләнә.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев