Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Төнлә Казандагы бер сәүдә павильонында янгын чыккан

Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Узган төндә Казанның Совет районында бер сәүдә павильонында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Себер трактындагы 36г йортындагы файдаланылмый торган павильонда янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 23.52 сәгатьтә килгән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр урынга 10 минут эчендә килеп җиткән. Алар килгәндә сәүдә павильонын ялкын чолгап алган була инде. Янгынның мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 20 минут эчендә сүндергән. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

 

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар үз сәхифәләрендә янгын чыккан урыннан видеоязмалар урнаштырган.

 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X