Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Төркия килене Эльвира Тосун: Иремнең күзләрен яраттым

Актаныш районының Яңа Әлем авылы кызы Эльвираның чит ил кешесе белән танышуы бик күпләрне борчый. Хәтта әнисе дә төрек егетенә кияүгә чыгуына каршы була. Соңрак, кияү белән танышкач, аның бик тә мәрхәмәтле, кешелекле, өлкәннәрне хөрмәт итүен күреп, алар бер-берсен бик ошата.

– Әни сеңлем белән мине ялгызы гына үстерде. Мин икенче сыйныфта укыганда әти белән әни аерылыштылар. Тормыш безнең җилкәгә төште. Әни үзе дә көн-төн икмәк заводында эшләде. Кирәк булса, атын да җикте, печәнен дә чапты. Безне дә эшкә өйрәтеп үстерде. Әнием икенче кат кияүгә чыккач, тормыш җиңеләйде. Үги әтиебезгә рәхмәтлебез, – дип сөйли Эльвира. – 17 яшемдә мәктәпне тәмамлагач, пешекче-кондитер һөнәренә укып чыгып, Чаллыдагы бер оешмага эшкә кердем.

Кыз читтән торып югары белем дә ала. Тырышлык бушка китми – үз фатирын булдыра, машина ала. Ял итәргә дип Төркиягә барган җиреннән булачак ире белән таныша.

– Төрек егетенә кияүгә чыгармын дигән уй бөтенләй юк иде. Мин алар белән сөйләшергә дә шүрли идем. Алар миңа әрсезрәк, бәйләнчек булып тоелалар иде. Әмма булачак иремне күргәч, фикерләр үзгәрде. Мин аның янып торган күзләренә гашыйк булдым. Үз-үзен тотышы, әдәпле булуы, тыйнаклыгы таң калдырды, – ди Эльвира. – Беренче очрашуда ук ул миңа «син минем хатыным булачаксың» диде. Озак та үтмәде, ул мине әти-әнисе, туганнары белән дә таныштырды. Аннары инде ирем Татарстанга, әниемне күрергә килде. Без никах укыттык. Туйны Төркиядә үткәрдек. Туйда миңа алтын беләзекләр, акча бирделәр, түшемә алтын тәңкәләр тактылар. Бик күңелле узды. Без Конья дигән шәһәрдә яши башладык. Ике елдан мин үземнең авырлы икәнемне белдем. Йөклелекне авыр күтәрдем. Хастаханәләрдә ятып чыктым. Уйлаштык та, әни янына кайтырга булдым. Ирем шулай хәл итте. Татарстанда миңа уңайлырак икәнен аңладык.

Тиздән аның бәби табар вакыты җитә. Ул вакытка ире дә, ял алып, Актанышка кайтачак. Аннары инде бәби туып, 2–3 ай үткәч, алар бергә Төркиягә китәчәкләр. Ә анда Эльвираның якын дуслары да бар икән инде. Аеруча иремнең туганнарын, күршеләремне сагынам, ди.

– Телне белмәгәч, авыррак булды. Әмма татар теленә охшаш булгач, аңлый идем. Ирем эштә, мин өйдә тордым. Бер шөгылем булсын дип, блог алып бара башладым. Күршеләргә кереп, дусларыма барып, каенамнан күреп, төрек ризыклары пешерергә өйрәндем. Аларга исә үзебезнең милли ризыкларны пешереп күрсәттем. Алар мантый, өчпочмакларны бик оста ясый хәзер. Ирем дә тәмле пешерә. Төрекләр ризыкны мул итеп әзерли. Итле икмәк, гозлеме, пәхләвәне бик яратам. Ирем исә мантыйны да, бәлешне дә, пилмәнне дә бик яратып ашый. Ә менә дерелдәвек, тозлы балык, борщны кабул итә алмады, – дип сөйли ул.

Эльвира төрекләрнең ике исемле булуына шаккаткан. Иренең дә исеме – Хәлил-Ибраһим. Төрекләрдә олылар янында аякны аякка куеп утыру аларны хөрмәт итмәүгә тиң икән. Яшьләр олылар белән очрашканда аларның кулларын үбә, ди Эльвира. Төркия килене идәнгә утырып, аяк бөкләп ашауга ияләшкән инде хәзер. – Гореф-гадәтләр, ризыклар аерса да, безнең максат бер – матур итеп гомер итү. Үзебездән туган балаларны дөрес итеп тәрбияләү мөһим. Нинди милләттән булуына карамастан, кешелекле, ярдәмчел, мәрхәмәтле булу кирәк, – ди Эльвира. – Хәзерге тормышыма мин бик канәгатьмен. Язмышларга язылганны үтәбез. Тик тормыш юлын матур итеп үтәргә, булган бәхетеңне сакларга кирәк! – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/71366/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев