Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

XXVIII Татар яшьләре көннәре иң актив кызларны һәм егетләрне бүләкләү белән тәмамланды

Россиянең 33 төбәгеннән 150 татар егете һәм кызы биш көн дәвамында Идел буйлап теплоходта Самара, Ульяновск, Болгар шәһәрләрен карап, Казанга кайтты.

 

Казанда 28нче Татар яшьләре көннәре тәмамланды. Быел анда Россиянең 33 төбәгеннән һәм Казахстаннан җыелган яшьләр – барлыгы 150 кеше катнашты. Алар 23-27 июльдә “Борис Полевой” теплоходына утырып, Идел елгасы буйлап Самара, Ульяновск, Болгар шәһәрләренә сәфәр кылып кайтты. Татар яшьләре көннәре тантаналы рәвештә 27 июльдә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә урнашкан “Минем тарих – Россия” тарихи паркында ябылды.

  • Татар яшьләре көннәре ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм “Идел” Яшьләр үзәге тарафыннан үткәрелә.

“Безне моннан 28 ел элек, 90нчы еллар башында оештырып җибәргән Татар яшьләре көннәре үзенең мәгънәви эчтәлеген югалтмыйча шулай дәвам итүе куандыра”, - дип күз яшьләре аша сөйләде Миләүшә Шәрәпова. Хәзерге вакытта Татар федераль милли-мәдәни автономиясе аппараты җитәкчесе булып эшләгән Миләүшә ханым заманында Казанда “Идел” Яшьләр үзәген җитәкләгән иде. “Бу проект минем тормышымда да, башка күп кенә яшьләрнең дә тормышында зур роль уйнады. Ул 90нчы елларда илдә һәм төбәгебездә әле яшьләр сәясәте, гомумән, әле милли сәясәт бөтенләй булмаган чорда оешып, алга таба бу юнәлешләргә нигез булды, этәргеч бирде”, - диде Миләүшә Шәрәпова. Ул Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ирек Гыйльметдиновның да сәламнәрен тапшырды. “Ирек Гыйльметдинов бу хәрәкәтнең башында торган кеше. Әгәр сезнең нинди дә сорауларыгыз булса, әйтик, үз төбәкләрегездә милли чаралар оештырганда, проблемалар туса, безгә мөрәҗәгать итегез, татар милли-мәдәни автономиясенең ишекләре һәрвакыт ачык”, - дип белдерде ул.

Татар яшьләре көннәрен ябу тантанасында биш көн дәвамында узган чараларга нәтиҗә ясалды. Оештыру эшләрендә активлык күрсәткән яшьләр Татарстан Яшьләр эшләре министрының Рәхмәт хатына лаек булды. Аларны министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин тапшырды. Миләүшә Шәрәпова Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. 

“Идел” Яшьләр үзәгенең директоры Алсу Хафиз Татар яшьләре көннәренең остазлары – теплоходта мастер-класслар биргән, вокал, бию, шамаил ясау, театр сәнгате, социаль челтәрләрдә маркетинг осталыгы, татар теле һәм тарих фәне буенча дәресләр үткәргән галимнәргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Быел яшьләр белән КФУ профессоры, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин, Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Николай Максимов һәм башкалар эшләде.

“Тагын 22 елдан, “Татар яшьләре көннәре”нең 50 еллыгында сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз татар телендә сөйләшсә, “Мин – татар”, – дип горурланып әйтсә, безнең бурычыбыз үтәлгән булыр”, – дип яшьләргә мөрәҗәгать итте Луара Шакирҗанова.

Яшьләр үзара да бер-берсен бүләкләде. Әстерхан өлкәсе делегациясе тәкъдиме белән XXVIII Татар яшьләре көннәренең “Иң яхшы милли чаралар оештыручы” номинациясендә Ямал-ненец автоном округының Салехард шәһәрендәге “Ватан” татар оешмасы бүләкләнде. “Татар телен иң яхшы белүче” булып Башкортстаннан җырчы егет Ленар Шарәфетдинов танылды. Ә Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендәге “Яшен” татар яшьләре оешмасы ике – “Социаль челтәрләрдә иң актив татар яшьләре оешмасы” һәм Татар яшьләре көннәрендә “Иң актив делегация” номинацияләрендә бүләк алды. 

Фото: vk.com/id66116179

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X