Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Яңа елда ничек ял итәбез?

Русиялеләрнең күбесе өчен Яңа ел каникуллары 2018 елның 30 декабрендә үк (якшәмбе) башланачак. 5 көн эшләүчеләр өчен эш атнасы 6 көн дәвам итәчәк. 31 декабрьнең эш көнен 29 декабрьгә (шимбә көне) күчерәләр

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсенә ярашлы, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме – ял һәм бәйрәм көннәре дип игълан ителә. 2019 елда 5 һәм 6 гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбегә туры килә. РФ Хөкүмәтенең “2019 елда ял көннәрен күчерү хакында”гы карарына ярашлы ял көннәре 5 гыйнварның шимбәсеннән - 2 майның пәнҗешәмбесенә, 6 гыйнварның якшәмбесеннән 3 май җомгасына күчерелә. Шулай итеп, атнасына 5 көн эшләүчеләр 2018 елда 30,31 декабрьдә, Яңа елда 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнвар көннәрендә ял итәчәк. 31 декабрь көнне эш вакыты 1 сәгатькә кыскара. РФ Хезмәт кодексының 120 маддәсенә ярашлы, ел саен рәсмиләштерә торган түләүле отпускның календарь көннәренә 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнвар көннәре керми.
Фото: https://pixabay.com
matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X