Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Яшь эшмәкәрләр Рөстәм Миңнехановка ALGA спорт киеме брендын тәкъдим итте

Дизайнерлар модалы трендлар буенча Татарстан мәдәниятен һәм тарихын җиткерергә тырыша.

Яшь эшмәкәрләр Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ALGA спорт киеме брендын тәкъдим итте. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Производство 2014 елда эшли башлаган. Хәзер брендлы кием белән 300дән артык спорт командасы һәм 250дән артык коммерция оешмалары куллана. «Эшмәкәрлек фабрикасы» кысаларында укулар производствоны этәрергә ярдәм итте, дип сөйләде проектны гамәлгә куючыларның берсе Тимерхан Зиятдинов.

Дизайнерлар Татарстанның геральдик сисволлары белән илһамлана, модалы трендлар буенча Татарстан мәдәниятен һәм тарихын җиткерергә тырыша. ALGA киемнәрен җитештерүдә чит ил заводларыннан алынган югары сыйфатлы чималлар кулланыла.

Якын арада Төркиядә һәм Берләшкән Гарәп Әмирлелкәрендә брендлы киемнәрне сату оештыру планлаштырыла. Моннан тыш Мәскәүдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә бренд вәкиллекләре ачарга телиләр.

Рөстәм Миңнеханов яшь эшмәкәрләрнең эшенә югары бәя бирде һәм уңышлар теләде.

Фото: архив/Расих Фасхутдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев