Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Җылы ял көннәре көтелә

Алдагы ял көннәрендә явым-төшемсез җылы һава торышы көтелә. Шимбә көнне, 7-нче сентябрьдә, синоптиклар республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан талгын җил булачак дип җиткерәләр. Бүген төнлә һава температурасы +8-10 градус булачак, шимбә көнне көндез - +21-23 градус.

Бөтен Татарстан территориясендә дә яңгырсыз шундый ук җылы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән республиканың аерым районнарына томан төшәчәк. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +5-10 градустан югарырак күтәрелмәячәк. Көндез 18-23 градуска кадәр җылы булачак.

Якшәмбе көнне, 8-нче сентябрьдә, синоптиклар Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый, җил төньяк-көнбатыштан булачак дип җиткерәләр. Төнлә явым-төшем көтелми, якшәмбе көндез урыны белән яңгыр явачак. Җил йомшак булачак, юнәлешләре алмашынып торачак. Төнлә һава температурасы +6-10 градус булачак, көндез +18-23 градуска кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев