Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Журналист, тел галиме Илдар Низамов вафат

Журналистика ветераны, тел галиме Илдар Низамов вафат. Бу хакта Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин хәбәр итте.

Хушлашу бъген, 09.30 сәгатьтә, Себер тракты 31а адресы буенча урнашкан судмедэкспертиза бинасы янында узачак.

Васил Гарифуллин Илдар Низамовның, соңгы елларда авыруын, шуңа өстәп коронавирус белән чирләгәч, хәле авырайганын әйтте.

Тел галиме соңгы елларда туган ягында — Әтнә районында яшәде. Илдар Низамовка 86 яшь иде.

Чыганак: https://vatantat.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев