Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Аек булмаган хәлдә рульгә утыру кыйммәткә төшә (СТАТИСТИКА)

Алкогольле эчемлекләр кулланып, транспорт руле артына утыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, аяныч хәлләргә китерүе хакында күп тапкырлар язылса да, кемнәрдер моның ахырын уйлап бетерми. Закон таләпләренең катгый, штраф суммаларының саллы булуы гына бер хәл, исерек шоферларның ваемсызлыгы нәтиҗәсендә фаҗигаләр дә шактый еш теркәлә. Узган ел Теләче чигендә булган юл һәлакәте...

Алкогольле эчемлекләр кулланып, транспорт руле артына утыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, аяныч хәлләргә китерүе хакында күп тапкырлар язылса да, кемнәрдер моның ахырын уйлап бетерми. Закон таләпләренең катгый, штраф суммаларының саллы булуы гына бер хәл, исерек шоферларның ваемсызлыгы нәтиҗәсендә фаҗигаләр дә шактый еш теркәлә.

Узган ел Теләче чигендә булган юл һәлакәте моңа бер мисал. Санаулы минутлар эчендә күпме кешенең гомере өзелә. Алар арасында сабый булуы да ни кызганыч. Россия юлларында 2 меңнән артык кеше һәлак була. Коточкыч фаҗигаләр әледән-әле кабатланып торуга карамастан, руль артына аракы эчеп утыручылар саны кимеми. Узган ел Теләчедә 71 исерек шофер тоткарланды. Быел районда 26 исерек транспортчы җавапка тартылды. Шуларның 26сы да таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырганнар.

Бүген юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Теләче бүлеге хезмәткәрләре исерек хәлдә автотранспорт йөртүчеләрне ачыклау максатыннан юлларда рейдлар уздыра.

Шунысын да исегезгә төшерәсе килә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12 маддәсе нигезендә исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән яки рульне икенче бер исереккә тапшырган өчен 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү, 30 мең сум штраф каралган. Бу төр административ хокук бозу кабатланган очракта җинаять эше кузгатыла. Транспорт йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган хәлдә руль артына утырган кеше 10-15 яки 30 тәүлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Исерек шофер гаебе белән юл-транспорт фаҗигасендә кеше һәлак булган очракта 2 елга, әгәр ике һәм аннан да күбрәк кеше үлсә, 4- 9 елга иректән мәхрүм итү каралган. Исерек йөртүче үзен генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куя. Хәмерле стаканга үрелгәнче, шул турыда уйланыгыз!

Эльмира Әхмәтҗанова.

Язма район эчке эшләр бүлегенең штаб инспекторы Ләйлә Гайнетдинова ярдәме белән әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев