Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Баландышта

Үзарасалым программасы Баландыш җирлегендә дә уңышлы эшләп килә. Агымдагы елда җирлектә 498 кешедән 249 мең сум акча җыелган.

Дәүләт ярдәме белән әлеге сумма  1 миллион да 245 меңне тәшкил итә. Бу акчага Урта Мишә авылында  зират өе эшләнгән.  Баландыш авылының “Чулпан”, Урта Мишә авылының Гагарин  урамнары да тәртипкә китерелгән. Әлеге эшне башкару өчен  585 мең сум чыгым тотылган.
Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендәге махсус комиссия  үзарасалым акчасына башкарылган эшләр белән танышты. Эшләнгән авыл юлларының сыйфатын карады.
Җитәкчеләр Баландыш җирлегендә булган көнне  Урта Мишә авылында  крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлгән Илдар Сафиуллин хуҗалыгы белән танышты.  Илдар әфәнденең бүген эше җайга салынган, алга таба ашлык саклау өчен  склад эшләргә тели. Җитәкчеләр аңа дәүләт программаларында катнашып карарга киңәш итте. 
Фәнил Гарифуллинның бүген 85 баш умартасы бар икән. 2013 елда дәүләт ярдәме белән үзенең эшчәнлеген башлап җибәргән Фәнил абый хәзер аягында нык басып тора. Эшли башлаганда аның 10 баш умартасы була. “Балны сатарга урын бар, быел уңыш аз чыгу сәбәпле бал җитмәде дә”, - ди умартачы. 

 


Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев