Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Бәйләгәндә борчуларым онытыла”

Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында яшәүче 49 яшьлек Флера Ногмановада – бәллүр авыруы. Тууга ук табиблар аңа әнә шундый диагноз куйган. Күп сынулар, сызланулар аша үтсә дә, Флера бүгенге көндә бер дә зарланмый. Куллары алтын. Ул төсле җепләрдән матурлык тудырып, сабыйларны да сөендерә, өлкәннәрнең дә күңелен күтәрә.

– Балачактан инвалид арбасында хәрәкәтләнәм. Башкалар кебек йөри алмавым, алар төсле булмавыма бер дә үкенмим. Димәк, миңа шундый язмыш язган. Бер аягым еш сынды. Гипска куйгач, ялгана иде үзе. Ә менә 13 ел элек ялганмады. Авыруым, дөньяга карашымны үзгәртте. Тормыш матурлыгын күрергә өйрәндем. Табигатьне яратам, – дип сөйли Флера. – Бәйләү эшенә ничә яшьтә кереп киткәнемне хәтерләмим дә инде. Элек бит хәзерге кебек матур җепләр дә юк иде. Нинди сүтелә торган кием бар, шуны җеп итеп, яңадан бәйләдем.

Флера ул вакытта бәйләү үрнәкләрен дә үзе уйлап чыгара. Башта туганнарының балалары өчен матур кофталар, башлык, бияләй, оекбашлар бәйли. Ә аннары телевизордагы мультфильм геройларына күчә.

– Хәзер кибетләрдә әллә нинди матур җепләр бар. Бу эш шулкадәр ошый миңа, бар борчуларым онытыла. Соңгы арада чәчәкләр, сувенирларны да бәйли башладым. Сораучылар булса, сатып та җибәрәм, – ди ул.

Флера тиздән Казанда узучы “Татарстан энҗесе” бәйгесендә катнашырга җыена. Әлеге чара нәкъ менә физик мөмкинлеге чикләнгән, әмма кешеләргә күрсәтерлек эшләре булган ханымнарны бер сәхнәгә җыя.

– Бераз гына каушыйм, әмма катнашу теләгем зур. Минем бит сөйләмем дә бозылды. Шуңа күрә кешеләр белән күбрәк смс аша аралашам, – ди Флера. – Күңеле изге кешеләрне шундук сизеп алам. Алар белән аралашу өчен сүзләр дә кирәкми. Әле ярый интернет бар. Ул мине дөньяга алып чыкты. Кул эшләремне дә шунда тәкъдим итәм.

Флера авыру булгач, гомере буе әнисе белән яшәгән. Энесе юл фаҗигасенә эләккәч, ул да алар белән тора икән. Алар бар гомерен үзләренә багышлаган әниләренә рәхмәт укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев