Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Хатын-кызлар азына бара (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Бу атнада ял көннәре җылы, матур булды. Апамның хәлен белеп кайтырга уйладым. Тукталышта автобус көтеп торам, миннән башка шунда тагын 5-6 кеше бар иде. Бераздан безнең янга бала ияртеп, яшь кенә бер гаилә килеп туктады. 3-4 яшьләр тирәсендәге малай уйнап йөргән җиреннән егылды да, кычкырып елый башлады. Шуны гына көткәндәй,...

Бу атнада ял көннәре җылы, матур булды. Апамның хәлен белеп кайтырга уйладым. Тукталышта автобус көтеп торам, миннән башка шунда тагын 5-6 кеше бар иде. Бераздан безнең янга бала ияртеп, яшь кенә бер гаилә килеп туктады. 3-4 яшьләр тирәсендәге малай уйнап йөргән җиреннән егылды да, кычкырып елый башлады.

Шуны гына көткәндәй, хатын, баласын юатыр урынына, урам тутырып иренә акырырга тотынды:
- Иртән үк әйттем, беркая бармыйбыз дидем, юк бит, анасын күрмичә тора алмый, маменькин сыночек... -дип, китте-китте, туктамый гына бит. Ике кулын кесәсенә тыккан да, акырыпмы- акыра. Ир кеше баланы юата, «тукта инде» дип, хатынын тынычландырырга тырыша. Халык алдында шулай кимсеткәч, уңайсызлана да үзе. Ул ир кешенең, бәлки, ял көнендә генә булса да, тудырып үс-тергән анасының хәлен бе-лергә гаиләсе белән барасы килгәндер. Әбисе оныгын да сагынып көтеп тора бит.

Ата-анага хөрмәт булмаган гаиләдә тынычлык та юк, бала да дөрес тәрбия ала алмый. Тормышта булган авырлыкны хатын-кыз җиңелрәк кичерә. Чөнки ул рәхәтләнеп елый яисә иптәш хатынына барып, көне буе сөйләшеп, тынычланып кайта. Ә ир-атның психологиясе башкача. Алар күп сөйләшми, үз эченә бикләнеп, авыруга сабыша. Яки тагын да аянычрагы -шешәгә үрелә башлый.

«Ирне ир иткән дә, хур иткән дә - хатын», дигән әйтем юктан гына барлыкка килмәгәндер. Соңгы елларда гаиләләр таркалу күбәя бара. Чөнки аның учагын сакларга тиешле хатын-кыз узынып китте: яшьтән үк урамда егетләр белән бергә сыра чемерү дисеңме, әшәке сүзләр белән сүгенү дисеңме... Кайберләре, кияүгә чыккач та, ирләрен газиз аналарына каршы котырта башлыйлар. Җизнәсенә, каенатасына күзе төшүчеләр дә бар хәзерге заманда. Бу бит коточкыч!

Гомерем буе авыру кешеләр арасында эшләгәч, төрле язмышлар белән очраштым. Ир-атның да, хатын-кызның да төрлесе бар. Гаиләм таркалмасын, балаларым ятим калмасын, сабыйларымны үги ата яки үги ана какмасын дип, кайгыларын эчкә йотып, түзеп яшәүче ир-атларга да, хатын-кызларга да Аллаһы үзе сабырлык бирсен.

Земфира ГАРИФУЛЛИНА, Туган як

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев