Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ике ният белән ураза тотарга ярыймы?

Шәфкатьлелек һәм сабырлык ае булган Рамазан ае төгәлләнде. Изге ай тәмамланды дип, гыйбадәтләрнең саны кимемәсен иде. Тәһәҗҗүд намазларын кылуны, сөннәт уразаларын тотуны, догаларны күп итеп укуны ураза беткәч тә дәвам итәргә кирәк. Бүген газета укучыларыбыздан килеп ирешкән сораулар да нәфел уразасы белән бәйле. - Казага калган уразаны ничек аңларга? -...

Шәфкатьлелек һәм сабырлык ае булган Рамазан ае төгәлләнде. Изге ай тәмамланды дип, гыйбадәтләрнең саны кимемәсен иде. Тәһәҗҗүд намазларын кылуны, сөннәт уразаларын тотуны, догаларны күп итеп укуны ураза беткәч тә дәвам итәргә кирәк. Бүген газета укучыларыбыздан килеп ирешкән сораулар да нәфел уразасы белән бәйле.

- Казага калган уразаны ничек аңларга?

- Рамазан аенда ниндидер сәбәпләр (сәфәр, авыру) аркасында фарыз уразасы тотылмый калса, бер көнгә бер көн хисабы белән Гаеттән соң каза кылырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә: "Кем Рамазанны тулысы белән уразада үткәрә, шуңа өстәп алты көн Шәүвәл уразасын тотса, бер ел ураза тоткан әҗергә ирешер", - дип әйтә. Каза синең өстеңдә бурыч вә фарыз. Фарызны үтәмәсәң гөнаһлы буласың.

- Шәүвәл аенда каза кылганда ике ният белән ураза тотарга ярыймы? Мисал өчен, Рамазанның казасы белән бер үк вакытта Шәүвәлнең 6 көн нәфел уразасын?

- Юк, ярамый. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): "Аллаһ Тәгалә нәфелне кабул итми, хәтта өстеңнән фарызын үтәмичә", - дигән хәдисе бар. Без башта калган фарызны үтәргә, аннан соң нәфел уразасын тотарга тиешбез.

- Шәүвәл аенда 6 көн уразаны рәттән тотаргамы?

- Рәттән тоту мәҗбүри түгел. Ай дәвамында ихтыяри көннәрдә тотсаң да дөрес була.

Сорауларыгызны 21-3-27, 89656069575 телефон номерларына шалтыратып калдыра аласыз.

Сәхифәне Алинә ШӘМӘРДАНОВА алып бара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев