Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Казанда яңа туган сабыен үтергән ана: "Шушы гөнаһым гомеремнең соңгы көннәренә кадәр эзәрлекләп барачак"

Казанның Идел буе районы суды яңа туган улын үтерүдә гаепләнүче 29 яшьлек Зебинисо Аскаровага хөкем чыгарды. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 106 нчы маддәсе (ананың яңа туган баласын үтерүе) буенча гаепле дип табылган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Суд, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, Зебинисоны 4...

Казанның Идел буе районы суды яңа туган улын үтерүдә гаепләнүче 29 яшьлек Зебинисо Аскаровага хөкем чыгарды. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 106 нчы маддәсе (ананың яңа туган баласын үтерүе) буенча гаепле дип табылган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, Зебинисоны 4 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Ханым җәзаны колония-поселениедә үтәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Карар чыкканчы, суд улын буып үтергән ананың соңгы сүзен тыңлады.

"Мин гаебемне таныдым, кылган эшем өчен үкенәм. Балаларымны күптәннән күргән юк. Гаиләмнән башка яшәве авыр булуын аңладым. Мин бик сагынам. Мин залдагы барлык кешедән, шулай ук, әниемнән гафу үтенәм. Мин кылган җинаять мәңгелеккә сабак булачак. Шушы гөнаһым гомеремнең соңгы көннәренә кадәр эзәрлекләп барачак. Зинһар, иректән мәхрүм итмәгез һәм балаларым белән калырга мөмкинлек бирегез. Соңгы мөмкинлек бирүегезне үтенәм. Барлык кеше алдында сүз бирәм: бүтән беркайчан балаларымны рәнҗетмәячәкмен. Балам белән туган илебезгә җибәрсәгез иде безне", - дип мөрәҗәгать иткән ханым судка.



Искәртеп үтик, тикшерү версиясе буенча, 2017 елның 26 февралендә Казанның Габишев урамы буенча йорт фатирында, Аскарова ир бала таба. Аннары аны йөзтүбән яткырып, кислород килүен чикли һәм буа. Кичен ул баланы сөлгегә һәм полиэтилен пакетка төреп, өеннән ерак түгел чүп чиләгенә ташлый. Табылдык бала турында полициягә чүп ташларга килгән бер кеше хәбәр итә. Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә, Аскарованы 2 мартта кулга алалар. Зебинисоның баланы ташлаган мизгеле видеокүзәтү камерасына эләккән булган.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев