Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кешегә үпкәләп торсаң...

Физик мөмкинлеге чикләнгән хатын-кызлар арасында узган “Татарстанның энҗе бөртеге” дип аталган бәйгедә Саба районының Иштуган авылында туып үскән 29 яшьлек Регина Иванова беренче урынга лаек булды. “Кызлар арасында иң өлкәне идем. Шуңа күрә җиңәрмен дип көтмәдем дә”, – ди ул үзе.

Регина Казанга унике ел элек күченеп килә. Башкалардан кеч­кенә буе белән генә түгел, тагын бик күп сыйфатлары белән аерылып тора. Берьюлы ике югары уку йортында белем алырга туры килә аңа. Казан дәүләт аграр институтында эколог булырга укый, социаль юнәлештәге бер вузда психолог белемен дә үзләштерә. Шул ук вакытта бер хәйрия оешмасына эшкә дә урнаша.


– Элегрәк урамга чыгарга да читен иде. Кечкенә буемны күргәч, кайберәүләр телефоннарын алып төшерә башлый. Әй, кыен да иде шул чакта! Бу хакта әнигә әйткәч, ул: “Акылсыз ке­шеләргә һәм балаларга үпкә­ләмә. Андыйларга игътибар итмә”, – дия иде. Хәзер дә гаҗәп­ләнеп караучылар очрый әле.


Регина – икенче төркем инвалид. Гәүдә үсешендә тайпылышлары бар. Буе да – 1 метр да 6 сантиметр гына. Әмма шулай булса да, эшсез утырмый. “Иман нуры” мәчетендә эшләүдән тыш, Нагорный бистәсендә хәйрияче­лек эшләре алып бара. Аның карамагында йөздән артык бала бар. Ул аларның барысына да күңелле ял оештырырга тырыша.Бергәләп театрларга, кинога йө­риләр. Кызыклы темаларга сөй­лә­шүләр уздыралар. “Кайчак кеч­кенәрәк балалар, син нигә бәләкәй,  дип сорыйлар. Аларга, минем бабам гном булган, дип шаяртам. Ә менә авыруым шаяра торган түгел, геннарга бәйле. Җиде буын саен кабатланып бара”, – ди ул.


Регина – укытучылар гаилә­сендә туа. Башка туганнары юк. Әтисе – мәктәп директоры, әнисе химия-биология укыта, әбисе Кәү­сәрия ханым атказанган математика укытучысы була. Тик, ни кызганыч, әнисе якты дөнья­дан иртә китә. Кызы Казанга күчеп, берничә ел яшәгәч, яман шеш авыруы җиңә аны.

 


– Тормышта авыр булмасын өчен, әти-әнием сәнгать дөнья­сына алып керде мине. Җырлый да беләм, биим дә. Кәләшләр өчен тасмадан гөлләмәләр дә ясыйм әле, – ди ул.


Регина киләчәктә кыска буйлы кешеләрне бергә җыймакчы. “Бер-беребез белән аралашырга җайлы булыр иде. Андыйларның күбесе үз эченә бикләнгән. Әлегә кечкенә буйлыларны Казан, Балтач, Нократ Аланында эзләп таптым. Әнә шулай итеп мин бу бәй­гедә бергә биегән дустым белән таныштым. Кем белә, бәлки дуслашып кына калмабыз, гаиләләр дә корырбыз әле”,– ди ул.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев