Әле ярый Фәрит урлаган... (ЯЗМЫШ)
Армиядән кайткан Фәрит, бүген өйләнәм, дип дусларына сүз биргән икән. Исәбе - урамда очраган беренче кыз белән гаилә кору. Әмма урамда берәү дә очрамый. Аптырагач, ул авыл уртасындагы бер капка төбенә килеп туктый. Ә бу өйдә Мәдинәләр яши. Егет әкрен генә тәрәзә шакый. Кыз аны-моны уйламыйча, тәрәзәне ачып җибәрә. Фәрит...
Армиядән кайткан Фәрит, бүген өйләнәм, дип дусларына сүз биргән икән. Исәбе - урамда очраган беренче кыз белән гаилә кору. Әмма урамда берәү дә очрамый. Аптырагач, ул авыл уртасындагы бер капка төбенә килеп туктый. Ә бу өйдә Мәдинәләр яши. Егет әкрен генә тәрәзә шакый. Кыз аны-моны уйламыйча, тәрәзәне ачып җибәрә. Фәрит кызны тартып чыгара да, күтәреп өйләренә алып кайтып китә...
"Мәктәпне тәмамлагач, авылыбызга хат ташучы кирәк булды. Күрше апасы керде дә, бу эшкә мине кыстады. Шәһәргә китәргә йөргән җиремнән, авылда калдым. Әни белән икәү генә яшибез. Ул вакытта әтием гүр иясе иде инде. Өч елдан соң, мине булачак ирем урлап китте", - дип сөйли Мәдинә апа.
Мәдинә апа белән Фәрит абыйның бер-бер артлы биш балалары туа. Аларны үстерү белән гаилә мәшәкатьләре сизелми дә. Бар да үз көенчә генә барганда гаиләләренә кайгы килә аларның. Кечкенә кызлары Миләүшәне яшен суга. Табиблар да ярдәм итә алмый, кыз мәңгелеккә күзләрен йома. Мәдинә апа сабыеның үлемен авыр кичерә. Тик хәсрәтләр бетми әле. Олы кызы Алсу өч баласы белән 27 яшендә тол кала. Бу балаларны үстерү дә Мәдинә апа белән Фәрит абый җилкәсенә төшә. Алсуны кызганып, ата белән ана Казанга күченеп килә. Авылдагы йортларын сатып, биредә зуррак фатир алалар.
Язмыш өченче кызлары Гүзәлне дә сыный. Табиблар аңа тизрәк кияүгә чыгарга куша, бала тапсаң, рәтләнәсең, диләр. Гүзәл кияүгә дә чыга, тупырдап торган малай да таба, әмма авыруын гына җиңә алмый. Бу хәсрәтләрне Мәдинә апа авыр кичерә. Көннәрдән беркөнне үзе дә авыруга сабыша. Кинәт кенә күзләре начар күрә башлый аның. Нинди генә табибка күренмиләр - нәтиҗәсе булмый. Мәдинә апа бөтенләй сукырая. Әнә шул чакта Фәрит абыйның ярдәмен тоеп яши башлый.
"Фәритнең яратуы, кадерләп яшәтүенә сөенеп туя алмыйм. Әгәр мондый кеше икәнен белсәм, мин аңа кияүгә ябышып чыгар идем. Әле бит теге чакта үземчә карышып та тордым. Әгәр ирем ташлап киткән булса, нишләр идем? Моны күз алдына китерүе авыр. Үз өемдә йөрергә җайлаштым инде. Оныкларым килгәнне күңелем белән сизеп торам. Күзләрем күрмәсә дә, йөрәгем күрә минем. Газета аша иремә, балаларыма рәхмәтемне әйтәсем килә", - ди ул.
Баксаң, Мәдинә апаның әбисе дә яшьли сукырайган булган. Инде хәзер ул да бу авыру буыннан-буынга күчмәсә ярый дип курка. "Гел догада торам. Балаларга, оныкларга сәламәтлек телим. Язмышлар кабатланмасын диюем", - дип тели Мәдинә апа.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев