Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Үлгән улы өчен үч алган ирне 19 елдан соң эзләп табалар

Яңавыл район суды 67 яшьлек иргә карата “үтерү” маддәсе буенча хөкем карары чыгарган. РФ Генераль прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, 1999 елда исерек ир бердәнбер улы авариядә һәлак булгач, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип санаган водительне атып үтерә һәм кача.

2017 елга кадәр ул федераль эзләүдә тора. Өч еллап Екатеринбург шәһәрендә качып яши, аннан яңадан өенә әйләнеп кайта һәм 15 ел фатирыннан чыкмый. Ә 2004 елда ирен күпме еллар качырып яткан хатынының гаризасы буенча суд аны үлгән дип таныган булган.
 
Прокуратурада әйтүләренчә, ир хокук саклау органнарына үзе килгән һәм гаебен тулысынча таныган. Суд аны 6 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм иткән.
 

---
Өмет
№ --- | 29.06.2018

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев