Теләче Информ

Мөслимдә хатын-кыз пистолет белән куркытып, кибет кассасыннан акча алган

Әлеге хатын - Сарман районыныкы, ике баласы бар, кияүдә түгел.

Мөслим районының Михайловка авылындагы кибеттә 32 яшьлек хатын-кыз пистолет белән куркытып, кассадан 24 мең сум акча алып чыгып киткән. бу турыда район басмасы яза.

Пневматик коралдан әлеге хатын берничә мәртәбә аткан. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре аны Сарман районының Рантамак авылы янына җитәрәк тоткарлаган.

Реклама

Әлеге хатын - Сарман районыныкы, ике баласы бар, кияүдә түгел. Әлеге адымга акчасызлык этәрде дигән. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.

tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: