Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Пальма мае ашыйбыз

Русиягә чит илләрдән пальма мае кайтарту күләме артканнан-арта, ә сөт ризыклары этикеткаларына аның турында мәгълүмат язу тормышка ашмады, шул ук вакытта илдә сөт кытлыгы инде 8 млн тоннага җитте. Азык-төлек иминлеге эксперты, профессор Д.Еделев шулай дип белдерде. Әмма, шуңа да карамастан, безнең кибет киштәләре төрледән-төрле йогуртлар, кефирлар, сөтләр, эремчекләрдән сыгылып...

Русиягә чит илләрдән пальма мае кайтарту күләме артканнан-арта, ә сөт ризыклары этикеткаларына аның турында мәгълүмат язу тормышка ашмады, шул ук вакытта илдә сөт кытлыгы инде 8 млн тоннага җитте. Азык-төлек иминлеге эксперты, профессор Д.Еделев шулай дип белдерде.

Әмма, шуңа да карамастан, безнең кибет киштәләре төрледән-төрле йогуртлар, кефирлар, сөтләр, эремчекләрдән сыгылып тора. Моның сере бик гади: халыкка сөттән эшләнгән дип, ялган ризыклар саталар. "Намуссыз җитештерүчеләр товарларына сөт чималы урынына түбән сыйфатлы үсемлек майлары, шул исәптән, пальма мае кушып чыгаруларын дәвам итәләр", - диде эксперт.

2017 елдан товарның этикеткасына эре хәрефләр белән аның составында үсемлек мае булуы турында кисәтү язылырга тиеш иде. Әмма бу план тормышка ашмады. Нәтиҗәдә, читтән пальма һәм кокос майлары кайтарту һич кенә дә кимемәде. Былтыр, мәсәлән, мондый чимал миллион тонна чамасы кертелгән. Боларның барысын да без сыер сөте, яки эремчеге дип ашадык. Мондый ризык, белгәнебезчә, сәламәтлек өчен бер дә файдалы түгел, ә балалар организмына, гомумән, куркыныч санала. Үсемлек мае кушып ясалган арзанлы ризыклар базардан намуслы җитештерүчеләрне дә кысрыклап чыгара: бәя конкуренциясенә түзә алмыйча, фермер хуҗалыклары ябыла һәм киштәләргә чын сөт килү көннән-көн кими.

Сүз уңаеннан. Сыр җитештерүчеләр дә безнең илдә арзанлы, әмма сыйфатлы сыр ясау мөмкин түгел дип зарланалар. Сәбәбе - сөт кыйммәт. Бер кило сыр ясау өчен, ким дигәндә, 10 литр сөт кирәк икән, бу - 400 сум дигән сүз. Моңа тагын җайланма бәяләрен, эшчеләргә түләнгән хезмәт хакларын да өстәргә кирәк. Шул рәвешле, Русиядә 500 сумга чын, яхшы сыр җитештереп булмый. Шуңа күрә пальма мае кушарга туры килә, ди сыр ясаучылар.

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев