Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә - 21 сентябрьдә республика районнарында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем көтелми, ә көндез урыны белән яңгыр яву ихтималы бар. Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы төнлә +5..+10, көндез иң югары температура +11..+16 градус булачак....

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә - 21 сентябрьдә республика районнарында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем көтелми, ә көндез урыны белән яңгыр яву ихтималы бар. Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан исәчәк.

Төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы төнлә +5..+10, көндез иң югары температура +11..+16 градус булачак.

Казанда исә иртәгә явым-төшем көтелми. Минималь һава температурасы төнлә +6..+8, көндез +12..+14 градус булачак, дип белдерә синоптиклар.

Җомга, ягъни 22 сентябрьдә дә алмашынучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы фаразлана. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Минималь һава температурасы төнлә - +3..+8 градус булса, максималь һава температурасы көндез - +10..+15 градус булыр дип көтелә.

23 сентябрьдә явым-төшем көтелми. Төнлә туфракта -2 градуска кадәр кырау төшүе фаразлана.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы - +1..+6, көндез +12..+17 градус булачак.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X