Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстан юлындагы авариядә әнисе кызы күз алдында һәлак булган

Кичә Чаллы-Сарман юлында булган авариядә 40 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Аның янында утырган кызы исән калган.

Авария Сарман-Чаллы юлында килеп чыккан, дип яза "Челнинские известия". Иртәнге якта Сарман районыннан 40 яшьлек хатын-кыз "Мазда" машинасында Чаллыга барырга чыга. Аның белән бергә колледж студенты, 16 яшьлек кызы да була.
 
Беренчел мәгълүматларга караганда, "Мазда" йөртүче каршы як юлга чыгып, идарәне югалта һәм юл читенә килеп төшә. Хатын-кыз шунда ук җан бирә. Аның кызын Чаллы хастаханәсенә китерәләр, ләкин табиблар тикшерүеннән соң өенә кайтарып җибәрәләр. 
 
"Сарман" сайты язуынча, һәлак булган хатын-кызны бүген җирләгәннәр. Ул Сарманда матурлык салонында эшләгән булган. Ике баласы калган. 
 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев