Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Туганлыкнын кадерлэрен

Сиренэ Гатиятова шигырьләре

Туганлыкнын кадерлэрен
Авыр чакта анлыйсын....
Жинел булса ,онытыла
Бик искэ дэ алмыйсын...
Янэшэндэ яшэмэсэ,
Бары да яхшы булса,
Тынычлап тынып торасын,
Шалтыратып хэлен белсэн,
Шул житэ дип уйлыйсын...
Гомер котеп тормый икэн,
Кон артыннан тон куып,
Яшэп калган гомеренне
Эрнеп искэ алыр коннэр
Бик тиз килеп житэ икэн,
Кузенэ яшьлэр.тулып...
Кире кайтарырдай булып,
Кайгысыз коннэремне,
Туганнарымнын САУ чагын,
Алар янына кайтам дип,
Соенеп йоргэнемне.....
Искэ алып утырам да,
Тузэр эмэлем калмагач,,
Дога китапларын алып,
Укыйм мин белгэнемне..
Ярый эле авыр чакта,
Догалар ярдэм итэ...
Елап,ялварып ,туктагач
Кунел узгэреп китэ....
Югалып барган омет тэ
Кабынып китэ кабат...
И аллахым,барыбызны
Бэхетле итеп ярат,
Гомерле итеп ярат....

 

Без ойрэнгэн хэзер,жинеллеккэ
Бар унайлык бар бит ойлэрдэ..
Суы кергэн,газы янып тора,
Ни телэсэн,шуны пешерэсен,
Бу яналык тугел сойлэргэ....
Шигырь итеп язар бер хэл булды,
Газны сундерделэр буген кич,
Ике кулсыз калган кебек булдым,
Ни пешереп,нилэр кылырга сон,
Башкаема килми бер уй,хич!!
Бала чаклар куз алдыннан утте,
Коне буе уйнап керулэр
Тамак ачкач,ипи кисэгенэ
Песок сибеп ашап йорулэр..
Су эчэсе килсэ,буразнада
Янгырдан сон калган суларны
Без бик тэмлэп эчеп куя идек,
Искэ алдым буген шуларны..
Тутэллэрдэ ускэн кыярны да,
Ойгэ кереп,беркем юмаган!
Пычрак керэ диеп,артыбыздан
Чабып йоруче дэ булмаган...
Минут саен пычыранган диеп,
Ос башларга беркем тимэгэн,
Алыштырыр кулмэк булмаган да,
Еласан да беркем курмэгэн!!!
Энилэрне борчып йормэгэнбез,
Булышканбыз,уйнап ,колгэнбез
Хэрберебез усеп буйга житкэч,
Юлыбызны сайлый белгэнбез..
Тормыш авыр диеп зарланабыз,
Ул балалар....безнен.куенда!!!
Бер тап тошсэ...андый кулмэк белэн
Чыгармыйбыз хэтта уенга!!!
Кулы тисэ булмэ идэненэ,
Чабышалар сортеп алырга!!!
Нинди коче калсын ул баланын
Пычрак ерып Алга барырга!!!
Мин дэ кочсезлэнеп калдым буген,
Бер мизгелгэ,туган халэттэн
Яхшы тормыш оныттыра икэн,
Белгэнен дэ хэтта искэ тошми....
ГАЗ куштылар,минем бэхеттэн!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев