Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Йөрәккәем сизде микән соңгы ялкын учакта" - Хәния Фәрхигә атап БӘЕТ язганнар

Хәния Фәрхинең Айгөл Сәлимгәрәева исемле туганы ВКонтактеда «Хәния Фәрхи — мәңгелек хәтер» төркемендә җырчыга багышлап бәет язган һәм «Хәния апа бәете. Изге ураза айларында апабызга дога булып ирешсен иде…» дип язган.

Кунелем калды моннарда
тэннэрем калды гурдэ
сез дип яшэдем, туганнар,
сез дип яндым бу жирдэ...

Кошлар китэ дилэр козен
э мин жэен югалдым...
кошкай бахете тимэде
яшэплэр дэ туймадым...

Яшьлеклэрем кайда калды?
нинди тарафта икэн?
бергэ уткэн сукмакларны
улэннэр басты микэн?

Мэскэулэрден кире кайтып
ижат юлын башладым.
Уз бахетемне очрадым,
парлы булды канатым.

Казан-Уфа арасына
тузан тошерми идек.
Чэчэклэргэ кумелеплэр
купме хормэтлэр курдек...

Мин бахетле идем , дуслар,
сез булдыгыз янымда.
Ачы сагыш килгэн мэлдэ
жэллэмичэ жанын да.

Туганнарым, дип яшэдем
сагыныплар туймадым...
озак курешми торганда
мин бит сезне уйладым.

Минем гаилэм-минем терэк
балаларым - алтыннар,
салдым сезне сагышларга
кунелем тулы ялкыннар...

Жэйнен матур коннэрендэ
кайттым туган ягыма,
эниемнен кочагында
назланырга тагын да.

Нинди бэхетле мизгеллэр
калды ерак еракта,
йорэккэем сизде микэн
сонгы ялкын учакта.

"Син доньяда яши"диеп
озелеплэр жырладым.
кышкы чиянен тэмедэй
булды уткэн юлларым.

Суларга тошеп югалдым
эллэ кузлэр тидеме...
Эллэ кошлар артларыннан
жанкайларым киттеме?

Донья булгач барсы булды
аерылу, ялгышлар,
57 яшьлэремдэ
алып китте язмышлар.

Куп сынады мине язмыш
кайгыларны куп курдем,
шул сынаулар арасында
уз бахетемне урдем.

Оздереплэр жырлар идем
кунелем тулы мон-дарья.
Кайда калды исэн чагым,
сау чагым калды кайда?!

Кара гурлэр авыр икэн
сагынам сезне, дуслар...
толым-толым чэчлэремне
чишмэ сулары юар.

Моннарымны онытмагыз
жарларымны жарлагыз,
исан чактай кадерлэгез
кунеллэрдэн жуймагыз.

Минем рухым яши жирдэ
кояш булып балкысын.
Изге жомга иртэсендэ
догалардан калмасын.

Кунак булып яшибез шул
тыйнак булып китэсе,
нинди гамэллэр кылсак та
житэ киту иртэсе.

Сагынсам да , булмас инде
кайтулар юк сезлэргэ
жаным тынычлыклар  сорап
чыга уткэн эзлэрден.

Озгэлэнмегез, туганнар
вакыт яралар юа.
Бахетле булып яшэгез
бу фани доньяларда ...
бергэ утэр юлларда
куллар булсын кулларда...

 

Фото: vk

https://vk.com/haniafarhi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев