Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Алабугада йөртүчесе кул тормозында калдырган машина кеше бәрдергән

Бүген Алабугада иртәнге тугызлар тирәсендә шоферсыз чит ил машинасы хатын-кызны бәрдергән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр.

Өлкән яшьтәге хатын-кызның «Эссен» сәүдә үзәгеннән чыгып килеше булган. Юл аркылы чыгып барган вакытта, аны шоферсыз автомобиль бәрдереп киткән.

«Хендэ Солярис» машинасының хуҗасы әйтүенчә, ул, автомобилен кул тормозына куеп, кибеткә кереп киткән. Кайсыдыр мизгелдә тормоз ычкынып, машина урыныннан кузгалып киткән.

Өлкән яшьтәге хатын-кызның алган җәрәхәтләрдән "Ашыгыч ярдәм" машинасында гомере өзелгән.

Автомобиль хуҗасының машина йөртү стажы — 10 ел. Ул ялгызы өч бала тәрбияли. 

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев