Теләче Информ

Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән

(Казан, 12 август, “Татар-информ”). Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән, шуларның өчесе - балалар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Реклама

Кичә кич М5 юлында Ключевка авылы янында “Шкода” һәм “Форд Фокус” кара-каршы бәрелешкән. Бәрелешкән машиналарда барлыгы сигез кеше булган, шуларның алтысы төрле җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрне Бөгелмә үзәк хастаханәсенә озатканнар. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/12/169535/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: