Чаллы күперендә куркыныч һәлакәт булган
Чаллыдагы һәлакәт бүген, 31 мартта - иртәнге сәгатьләрдә килеп чыккан. Юл-транспорт һәлакәте "Челныгорстрой" һәм "Пединститут" тукталышлары арасындагы күпердә булган. Ике машина "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Шуннан аларны башка автомобильләргә "тотып аткан". Һәлакәт аркасында 25әр яшьлек ике ир-атның сәламәтлегенә җитди зыян килгән, дип җиткерә "Челнинские известия". Машина йөртүчеләрнең берсе комада, диелә. Һәлакәт сәбәпләрен...
Чаллыдагы һәлакәт бүген, 31 мартта - иртәнге сәгатьләрдә килеп чыккан.
Юл-транспорт һәлакәте "Челныгорстрой" һәм "Пединститут" тукталышлары арасындагы күпердә булган. Ике машина "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Шуннан аларны башка автомобильләргә "тотып аткан". Һәлакәт аркасында 25әр яшьлек ике ир-атның сәламәтлегенә җитди зыян килгән, дип җиткерә "Челнинские известия". Машина йөртүчеләрнең берсе комада, диелә.
Һәлакәт сәбәпләрен ачыклау эше дәвам итә.
Фото: chelny-izvest.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев