Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Чистай янында ике машина бәрелешкән, «Лада»ның шоферы һәм пассажиры зыян күргән

Зыян күрүчеләрне Чистай Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Чистай янында «Лада» һәм «КАМАЗ» автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машинаның шоферы һәм пассажиры зыян күргән. Бу хакта әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Юл һәлакәте узган шимбә кичендә булган. Чистай – Казан трассасында «Лада Калина» автомобиле тагылмалы «КАМАЗ» машинасы белән бәрелешкән», - дип белдерде алар.

Кадрлардан күренгәнчә, «Лада» йөк автомобиленең тагылмасы һәм кузовы арасына килеп кергән. Аның алгы өлеше җитди зыян күргән.

 

Җиңел автомобильнең йөртүчесен һәм пассажирын Чистай Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Урында табиблар, коткаручылар һәм полицейскийлар эшләгән.

Фото: очевидцы

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев