Теләче Информ

Чистайда юл һәлакәтендә биш айлык бала имгәнгән

Чистай районында юл кырыена төшеп киткән “Калина”да биш айлык бала зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә Чистай районының Татар Сарсазы авылыннан ерак булмаган урында “Лада” машинасын йөртүче 29 яшьлек хатын-кыз идарәне югалткан һәм машина юл кырыена ауган, дип яза агентлык.
 
Автомобиль йөртүче хатын-кыз һәм аның 58 яшьлек пассажиры уртача хәлдә хастаханәгә озатылган. Биш айлык кыз бала канәгатьләнерлек хәлдә Чистай хастаханәсенә җибәрелгән.
 
Урында 67нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре эшләгән.
 
  •                                                                        Матбугат.ру

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: