Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Чувашиядә юл һәлакәтендә 23 яшьлек Казан кызы һәм Чебоксардан аның дус кызы үлгән

Цивильск – Ульяновск юлының 119нчы километрында “Лада Калина” белән “Скания” йөк машинасы бәрелешкән.

Чувашиядә җиңел машина һәм йөк машинасы бәрелешеп, ике кыз һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чувашия республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган дүшәмбедә Цивильск – Ульяновск юлының 119нчы километрында “Лада Калина” машинасын йөртүче 27 яшьлек Чебоксар кызы каршы як полосага очып чыгып, Түбән Новгород өлкәсеннән булган “Скания” йөк машинасы белән бәрелешкән.

Алган җәрәхәтләрдән “Лада Калина” йөртүчесе һәм аның 23 яшьлек пассажиры урында ук һәлак булган.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар 23 яшьлек кызның Казаннан икәнен хәбәр итә.

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев