Дүрт кеше, шул исәптән ике бала фура астында изелеп һәлак булган...
Юллар чатында

Дүрт кеше, шул исәптән ике бала фура астында изелеп һәлак булган...

Фаҗига 18 сентябрьдә Башкортстанның Дүртөйле районында булган.

Трассада "Лада Гранта" һәм "Ивеко" йөк машинасы бәрелешә. Бу хакта Башинформ яза.

Авария нәтиҗәсендә дүрт кеше: "Лада" йөртүчесе һәм пассажир хатын кыз, шулай ук балигъ булмаган ике бала фура астында калып һәлак була.

Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау дәвам итә.
 
Фото: пресс-служба Госавтоинспекции по РБ

Нет комментариев