Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанда 3 җәяүлене машина бәрдергән

Узган тәүлектә Казанда барлыгы 175 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәт җәяүлеләрне дә читләп үтмәгән. Кичә, 29 июньдә, Казанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 3 очрагы теркәлгән. Әйтик, 10:25 сәгатьтә 25 яшьлек ир-ат идарә итүендәге Volkswagen автомобиле сәүдә үзәгенең парковкасы буйлап җилдергәндә 63 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Җәяүле тән җәрәхәтләре ала - башы белән бәрелә, кул-аяклары...

Узган тәүлектә Казанда барлыгы 175 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәт җәяүлеләрне дә читләп үтмәгән.

Кичә, 29 июньдә, Казанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 3 очрагы теркәлгән. Әйтик, 10:25 сәгатьтә 25 яшьлек ир-ат идарә итүендәге Volkswagen автомобиле сәүдә үзәгенең парковкасы буйлап җилдергәндә 63 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Җәяүле тән җәрәхәтләре ала - башы белән бәрелә, кул-аяклары җәрәхәтләнә.

Төгәл көн уртасында "ВАЗ-2114" автомобиле Фучик урамы, 50 нче йорт ишегалдында 20 яшьлек кызны бәрдерә. Җәяүленең баш мие селкенә һәм башка тән җәрәхәтләре ала.

21:50 сәгатьтә 18 яшьлек егет идарәсендәге "ВАЗ-2114" автомобиле Ломжа урамында көйләнми торган җәяүле кичүендә 27 яшьлек ир-атны бәрдерә. Җәяүле тән җәрәхәтләре ала - баш мие селкенә, умырткасына зыян килә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев