Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанда баганага бәрелгән җиңел машинаның йөртүчесе хастаханәгә озатылган

Юл-транспорт һәлакәте бүген Габдулла Тукай урамындагы 115нче йорт каршында булды.

Казанда «Лада» җиңел машинасы юл кырыеннан баганага килеп бәрелгән. 20 яшьлек машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 12.07 сәгатьтә Габдулла Тукай урамындагы 155нче номерлы йорт каршында 14нче модельле «Лада» машинасын йөртүче 20 яшьлек егет, беренчел мәгълүматлар буенча, идарәне югалткан. Шуннан соң автомобиль баганага килеп бәрелгән», – диделәр ЮХИДИ идарәсендә.

Авария урынына ашыгыч ярдәм табиблары килгән. Алар машина йөртүчене карагач, баш мие селкенүгә шик белән хастаханәгә озатканнар.

 

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев