Теләче Информ

Казанның Мәскәү районында ике трамвай бәрелешкән, бер пассажир зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте Соловки юнгалары урамында булган.

Казанның Мәскәү районында ике трамвай бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Соловки юнгалары урамында 1нче маршрут трамваен икенчесе «куып җиткән». Авария нәтиҗәсендә бер пассажир зыян күргән», - дип белдерде алар.

 

Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган хатын-кызга табиблар амбулатор дәвалау билгеләгән.

Фото: очевидцы

tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: