Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Машинаң эко-стандартларга җавап бирәме?

Бер ай элек Татарстанда "Саф һава" операциясе башланган иде. Узган чорда экологлар 800ләр автомобильне тикшерде - 60ы ташландык чыгару нормативларына туры килми булып чыкты. ЮХИДИ идарәсе һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар мини­стрлыгының чираттагы уртак операциясе Югары Ослан районы "Малиновка" постында үткәрелгән. "Автотест" газ анализаторы ярдәмендә Экология министрлыгы инспекторлары автомобиль...

Бер ай элек Татарстанда "Саф һава" операциясе башланган иде. Узган чорда экологлар 800ләр автомобильне тикшерде - 60ы ташландык чыгару нормативларына туры килми булып чыкты.

ЮХИДИ идарәсе һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар мини­стрлыгының чираттагы уртак операциясе Югары Ослан районы "Малиновка" постында үткәрелгән. "Автотест" газ анализаторы ярдәмендә Экология министрлыгы инспекторлары автомобиль газларындагы пычраткыч матдәләрне (агуларны һәм төтенне) үлчәгән.

"Төтен газларында уннарча пычраткыч матдә, бигрәк тә углерод оксидлар, углеводо­род­лар, күкерт диоксиды, аммиак, азот оксидлары, формальдегид була. Анда көймәләр моторы ягулыгы матдәләре булуга аеруча игътибар итәбез, чөнки ул ягулыктан зарарлы матдәләр ун тапкыр күбрәк чыга, - ди Экология министрлыгының Үзәк ТИ башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев.

Экологлар бу юлы берничә беркетмә төзегән. Штраф күләме - 500 сум.

Автотранспорттан атмосферага чыгарыла торган пычраткыч матдәләр күләме берничә факторга бәйле:

- юл хәрәкәтен оештыруга (юл хәрәкәтен автоматлаштыру системаларына, транспорт чатлары төзүгә, автомобильләрне табигый газга күчерүгә һ.б.);

- мотор ягулыгының сыйфатына (Татарстанда "ТАИФ-НК" ААҖ һәм "ТАНЕКО" ААҖ берничә ел инде К5 экологик класслы дизель ягулыгы җитештереп сата);

- транспорт чараларының техник торышына.

2015 елда республика предприятиеләрендә һәм автомобиль юлларында 6160 чамасы автомашина тикшерелгән, шулардан 893е (1.45%ы, ә 2014 елда 16.5%ы) төтен газларын­дагы пычраткыч матдәләр нормативларына туры килмәгән.

"Саф һава" операциясе Татарстанда 30 сентябрьгә кадәр үткәрелә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X