Кичә, 30 мартта, Татарстанда исерек килеш руль артына утырган 23 машина йөртүче тоткарланган. Моннан тыш, рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 122, балаларны махсус креслога утыртмыйча йөрүнең - 58, иминлек каешы эләктермәүнең 393 очрагы теркәлгән.
Мартның 30 көнендә Татарстан юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 285 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 19 кешенең гомере өзелгән, 324е тән җәрәхәте алган.