18 гыйнварда “АК БАРС” БАНК хезмәткәре Гузаерова Венера Галимҗан кызының 50 яшьлек юбилее - туган көне
Поздравления

18 гыйнварда “АК БАРС” БАНК хезмәткәре Гузаерова Венера Галимҗан кызының 50 яшьлек юбилее - туган көне

Хөрмәтле Венера Галимҗановна! 

Чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз, кояштай озын гомер, корычтай нык саулык-сәламәтлек телибез. Син зур йөрәкле, гаҗәеп киң күңелле, бик ярдәмчел, ифрат дәрәҗәдә тырыш хезмәткәребез. Сиңа ихлас күңелдән һәръяклап мөлдерәмә тулы бәхет телибез. Һәрбер көнең яшәү яме, дөнья иминлеге, шатлык-куанычлар белән тулып торсын.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,

Өлеш чыксын сиңа мул гына.

Без телибез ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

 

Олы ихтирам йөзеннән Теләче өстәмә офисы коллективы

Нет комментариев