Яхия Мөхәммәтҗанов: “43 ел хезмәт юлы дәвамында күп детальләр эшләдем”
Район яңалыклары

Яхия Мөхәммәтҗанов: “43 ел хезмәт юлы дәвамында күп детальләр эшләдем”

Кайбер һөнәрләр зур төгәллекне, сабырлыкны һәм җаваплылыкны таләп итә. Токарь һөнәре — шундыйларның берсе. Теләче авылында гомер итүче Яхия Мансур улының 43 ел буе токарь булып эшләве — хезмәткә тугрылыкның, осталыкның һәм тырышлыкның матур үрнәге.

Әлеге хезмәт юлы дәвамында күпме детальләр эшләнгән, күпме хезмәт көне узган, күпме тәҗрибә тупланган! Һәр эш көне — яңа бурычлар, һәр эшләнгән деталь — үзенә күрә бер нәтиҗә. Үзе кукуруз чәкәне һәм кычыткан турай торган һәм башка төрле җайланмалар ясаган. Аларны хуҗалык эшләрен җиңеләйтү өчен уйлап тапкан.

  

Яхия абыйның тырыш хезмәткә багышланган гомере турында “Теләче” газетасыннан, Зөлфия Ибраһимова язмасында укый аласыз.


Нет комментариев