Кадерлебез! Сине туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, күңел тынычлыгы, шатлыклы көннәр, эшеңдә зур уңышлар телибез. Кадерлебез, барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа. Син безнең барыбыз өчен дә терәк, һәрвакыт безгә ярдәм итеп, үзеңнең төпле киңәшләреңне биреп торасың. Төп нигезебездә әти-әниебезне кадерләп, безне, балаларыбызны, барлык туганнарны ачык йөз, тәмле ризыкларың белән каршы аласың. Киләчәктә дә бүгенгедәй киң күңелле, көчле рухлы булып кал.
Бергә-бергә иңне-иңгә куеп
Яшик әле газиз туганнар.
Язмыш сынауларын тизрәк җиңә
Һәрвакытта бергә булганнар.
Иң изге теләкләр белән: Әтиең, әниең, Хәбибуллиннар, Хисматуллиннар, Кәримуллиннар гаиләсе. Бу теләкләргә барлык туганнарың да кушыла.
Нет комментариев