4 августта Иске Җөри авылында яшәүче САЛИХОВ ТИМЕРГАЛИ КОРБАНГАЛИ УЛЫна 60 яшь тулды
Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!
Ир егетнең асыл сыйфатларын
Җыйгансың син барын үзеңә.
Алып батыр төсле кыю атлап,
Менәсең син гомер үренә.
Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте
Бирелгәндер сиңа тумыштан.
Әлмәндәр карт төсле ахыргача
Туймый яшә, әти, тормыштан.
Сине яратып, кызың Гөлчәчәк, киявең Илдар, оныкларың Йосыф, Ибрахим, Рамазан, Имран, Зәйнәп.
Нет комментариев