«Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде
Район яңалыклары

«Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде

15 октябрьдән IX Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйге бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыруга, тарихи хәтерне саклауга һәм төрле телләрдә сәнгатьле уку мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән.

Бәйгене Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

Бәйгедә 5 яшьтән өлкәнрәк Россия һәм чит ил гражданнары катнаша ала.


Нет комментариев