8 август көнне Теләчедә яшәүче абыем ХӘЙРУЛЛА ШӘЙХУЛЛА УЛЫ ХАСАНШИНның юбилее
Кадерле абый! Йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләрне юллап, юбилеең белән котлыйм! Син туганнарны оештырып, кайгыртып, безне берләштереп торасың. Акыллы киңәшләрең белән безгә һәрчак ярдәм итәсең. Син - безнең горурлык. Үзеңне хезмәт кешесе итеп таныттың. Тормыш авырлыкларын һәм гомер юлында очраган кыенлыкларны кыю җиңеп, һәрвакыт алга омтылучы ихтирамлы җитәкче син. Игелекле дә син, мәрхәмәтле, Һәрчак ярдәмчеллек хас сиңа. Һәрбер әйткән сүзең алтынга тиң, Игътибарың җитә барсына. Алдагы тормышыңда да гел шулай хөрмәтле булып, балаларың янәшәсендә, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын сиңа.
Минем теләкләремә гаиләм, апаларың, энеләрең, сенелләрең һәм аларның гаиләләре дә кушыла. Сеңлең Әлфия
Нет комментариев