Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Айдар авылында гомер итүче кадерле әниебез ХАЖИЕВА ВАФИРӘ ГАТАУЛЛА КЫЗЫның 28 июнь көнне олы бәйрәме – 85 яшьлек юбилее!

28 июня 2024, 08:12

371

0

6

Айдар авылында гомер итүче кадерле әниебез ХАЖИЕВА ВАФИРӘ ГАТАУЛЛА КЫЗЫның 28 июнь көнне олы бәйрәме – 85 яшьлек юбилее!

Кадерлебез! Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгыңны саклап, җан аклыгыңны башкалар белән бүлешеп яши беләсең син. Безне дә үзең кебек сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Бүген дә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат.

Әниебез! Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы белән, шатлык-сөенечләргә төренеп, балаларыңның күңел җылысын, хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәргә язсын. Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта үтсен.

Әни бит ул – өйнең яме,

Тормышта ул зур терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әнкәй, безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән сине яратып балаларың, кияү-киленнәрең, 11 оныгың, 11 оныкчыгың исеменнән улың Рәшит, киленең Руфия!

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев