Бүген редакциябезнең якын дусты, райондашыбыз Җәүдәт абый Мөхәммәтшинның туган көне
Поздравления

Бүген редакциябезнең якын дусты, райондашыбыз Җәүдәт абый Мөхәммәтшинның туган көне

Сезне гомер бәйрәмегез – 70 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз, Җәүдәт абый! Сез – шигъриятне күңел түрендә йөртүче, матур сүзләре, тирән мәгънәле шигырьләре белән тирә-юньдәгеләргә рухи азык бүләк итүче иҗат кешесе. Туган ягыбызның талантлы каләм иясе буларак, безне даими рәвештә яңа шигырьләрегез белән сөендерәсез. Ихлас иҗатыгыз, матур күңелегез өчен Сезгә зур рәхмәт!

70 яшь – ул үткән гомер юлына горурланып карарлык, киләчәккә өмет белән атларлык матур бер чор. Алдагы гомер юлларыгыз да шигъри юлларыгыз кебек якты, мәгънәле һәм матур булсын!

Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәвегезне телибез. Илһам чишмәгез саекмасын, каләмегез үткенлеген югалтмасын, күңелегездә һәрчак шигырь туа торсын!

Ихтирам белән, редакция коллективы.

Нет комментариев