Татарстанда дәүләт оешмаларына Ватанны саклаганда һәлак булган кешеләрнең исемнәрен бирү кагыйдәләрен әзерләделәр.
Хәзер документ коррупциягә каршы экспертиза уза. Исемен Татарстан территориясендә туган, яшәгән яки җирләнгән кеше хөрмәтенә мәңгеләштерә алачаклар. Республика башкарма хакимият органнары, муниципалитетлар, иҗтимагый берләшмәләр, дини һәм башка оешмалар, шулай ук Татарстан Хәрби комиссариаты шундый инициатива белән чыга алачак.
Мөрәҗәгатькә һәлак булучы турында биографик яки тарихи белешмәне, аның үлеме турындагы документны, варисларның шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгын, шулай ук аны гамәлгә куючы функцияләрен башкаручы оешма һәм республика ведомствосының ризалыгын теркәү таләп ителәчәк. Моннан тыш, инициаторларга ни өчен оешмаларга нәкъ менә шушы исемне бирергә кирәклеген аңлатырга кирәк булачак.
Нет комментариев