Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Мәтәскә авылында яшәүче әтиебез - ХУҖИӘХМӘТОВ КАМИЛ ХАҖИНУР УЛЫның 14 июль һәм әниебез - ХУҖИӘХМӘТОВА ЗӘНФИРӘ ГӘБДЕЛХӘЙ КЫЗЫның 15 июль көнне туган көннәре - юбилейлары!

14 июля 2024, 08:07

258

0

3

Олы Мәтәскә авылында яшәүче әтиебез - ХУҖИӘХМӘТОВ КАМИЛ ХАҖИНУР УЛЫның 14 июль һәм әниебез - ХУҖИӘХМӘТОВА ЗӘНФИРӘ ГӘБДЕЛХӘЙ КЫЗЫның 15 июль көнне туган көннәре - юбилейлары!

Кадерлеләребез! Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә бәрәкәтле озын гомер, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балалар игелегендә, оныклар сөенечендә яшәвегезне телибез. Сез, әти-әни, безнең өчен һәрчак олы җанлылар, киң күңелле кешеләр, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Көннәрегез шатлык белән үтсен, һаман шулай безгә терәк булып, тигезлектә яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез.

Бәйрәмегез белән котлап.

Әткәй-әнкәй, сезгә дәшәбез,

Һәрчак безгә шулай үрнәк булып

Пар канатлар булып яшәгез!

Иң изге теләктә калучы балаларыгыз Артур-Наилә, Алия-Сәйдәш, оныкларыгыз Әмир, Азалия, Алисә, Алмаз, Алинә.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев