4 февраль 2026 яңалыклары
-
Узган елга нәтиҗә ясалды, яңа елга - яңа бурычлар билгеләнде
Бүген муниципаль район Советының зур утырышлар залында урман янгыннары, аларны булдырмау, кисәтү һәм аларга каршы көрәш алып бару темасына багышланган зур сөйләшү булып үтте.
-
Татарстанда җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеге турында сораштыру башланды
Татарстан халкы сораштыруда катнаша һәм җирле үзидарә органнары эшен бәяли ала. Мондый тикшеренү республикада ел саен үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
-
12 февральдә Татарстанда Муса Җәлил язмышы турындагы «Кара урман» фильмы прокатка чыга
Радик Кудояровның Советлар Союзы Герое Муса Җәлил язмышына һәм аның үлеменең Нюрнбергта беренче тапкыр экранлаштырылган нацист җинаятьчеләрен җәзалау белән бәйле «Кара урман» исемле тулы метражлы нәфис фильмы Татарстанда 12 февральдән башлана. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә акча
2026 елда Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты составына кергән «Педагоглар һәм Остазлар» федераль проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмалары, шулай ук дәүләт һөнәри белем бирү оешмалары педагогларына сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түлиячәкләр.
-
Укучыны һәм укытучыны ихластан котлыйбыз!
3,4 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар теленнән олимпиада узды.
-
Казанда тагы бер түләүле парковка участогы барлыкка киләчәк
Казанда Зур Крыловка урамында түләүле парковка участогы барлыкка киләчәк.
-
Әнәс Кадыйров: “Кан бирергә 1987 елдан бирле йөрим”
Бүген Теләчедә “Донор көне” узды. Кан бирергә теләүчеләр, ә алар шактый җыелган, ярдәмгә мохтаҗларга аз гына булса да сәламәтлек бүләк итү өчен, иртәдән үк килеп җиткәннәр иде.
-
1 февральдән социаль түләүләр индексацияләнә
2026 елның беренче февраленнән Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге социаль һәм иминият түләүләренә планлы индексация үткәрәчәк.
-
Салкын булу сәбәпле кайбер троллейбус һәм трамвайлар хәрәкәте туктатылды
«2, 3, 5, 6, 7, 8, 12 нче номерлы троллейбус маршрутлары һәм 4 нче номерлы трамвай маршруты хәрәкәте вакытлыча туктатылды», - дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиясе.
-
“Әти -әниләр юл куркынычсызлыгы өчен” дип исемләнгән республика бәйгесенең район этабы үтте
3 февраль көнне “Киләчәк” яшьләр үзәгендә “Әти -әниләр юл куркынычсызлыгы өчен” дип исемләнгән республика бәйгесенең район этабы булып үтте.
-
Әбде авыл җирлегендә халык җыены узды
Халык белән очрашуда район башлыгы Айрат Фатхуллин, аның урынбасары Илдар Мараков, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хамидуллин катнашты.
-
Теләчедә футзал буенча «Күн туп - мәктәп футбол лигасы» Бөтенроссия ярышларының төбәк этабы узды
3 февраля в УСЗ «Батыр» состоялся региональный этап Всероссийских соревнований по футзалу «Кожаный мяч-Школьная футбольная лига» среди юношей 2010-2011 г.р. и 2014-2015 г.р.
-
Юлларны даими чистартып торалар
Бу көннәрдә юл хезмәткәрләре көчәтелгән режимда эшли.
-
Февраль салкын булачак
Якындагы ункөнлектә Татарстанда температураның тискәре аномалиясе көтелә - ул 5-6 градуска салкын булачак. Бу хакта » Татар-информ» га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
-
Гыйнварда өстәмә хезмәт хакын кемнәр алачак
Кайбер татарстанлылар гыйнвар ае өчен хезмәт хакына өстәмә акча алачак. Бу кемгә кагыла - «Татар-информ» материалында.