Узган елга нәтиҗә ясалды, яңа елга - яңа бурычлар билгеләнде
Бүген муниципаль район Советының зур утырышлар залында урман янгыннары, аларны булдырмау, кисәтү һәм аларга каршы көрәш алып бару темасына багышланган зур сөйләшү булып үтте.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ктнашында узган утырышка районыбыз биләмәсендә урнашкан урман хуҗалыкларында хезмәт куючы җитәкчеләр, җаваплы хезмәткәрләр, районның авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Булат Хәсәнов һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырулы иде. Утырышта урман янгыннарын булдырмау нисбәтеннән, хуҗалыкларның 2025 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды, 2026 елга бурычлар билгеләнде.
Әлеге нисбәттән, утырышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, “Кызыл Йолдыз” урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тазмиев чыгыш ясады. Йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов чыкты.
Азактан, бертөркем хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының мактау грамоталары, рәхмәт хатлары Теләче һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары башлыкларының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Урман янгыннарына каршы көрәш турындагы эшлекле сөйләшү хакында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев